Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда Мөбәрәк режимы вәкилләре президент вазифасына дәгъва итә алмаячак


Мисыр парламенты бәреп төшерелгән элекке президент Хөсни Мөбәрәк хакимиятендә эшләгән кешеләргә президент сайлавында катнашуны тыйды. Канун чыгаручылар хәзерге хакимиятнең бу карар намзәтләрне чикләү Конституциягә каршы килергә мөмкин дигән кисәтүләренә карамастан кабул итте.

Яңа канун нигезендә, Мөбәрәк режимында эшләгән һәм таратылган милли-демократик партия вәкилләре булып торган югары җитәкчеләрдән ун елга сәяси хокуклары алына.

Мисырда президент сайлавы май аенда узачак.
XS
SM
MD
LG