Accessibility links

Русия Дәүләт думасы Әстерхандагы хәлләрне тикшерүдән баш тартты


Русия Дәүләт думасы бүгенге утырышында Әстерхандагы хәлләрне тикшермәскә булды. Анда шәһәр мэрын сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп ай дәвамында ачлык чарасы дәвам итә.

Кичә Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровның сайлау бүлекләрендәге видеоязмаларны карарга ризалашуыннан соң Әстерхан мэрлыгына элекке намзәт, «Гадел Русия» фиркасе депутаты Олег Шеин ачлык тоту шартларын йомшартырга килешкән булса, бүген ул моннан баш тартты. Шеин яңа сайлау уздыруга кадәр ачлык тотачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG