Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анжелина Жоли БМО качаклар идарәсе вәкиле итеп билгеләнде


БМОның качаклар эшләр идәрәсе Һоливуд йолдызы Анжелина Жолины идарәнең башлыгы Антонио Гутерресның махсус вәкиле итеп билгеләде. Бу рәсми карар хакында Женевада игълан ителде. Хәзергә кадәр Жоли качакларны үз ихтияры белән кайгырта иде.

Идарәнең матбугат вәкиле Адриан Эдвардз сүзләренә караганда, 36 яшьлек Жоли идарә башлыгы урынына качаклар белән бәйле мәсьәләләрдә дипломатик очрашуларда катнашачак.

Анжелина Жоли дистә елдан артык оешма исеменнән эш йөртте, Гыйрак, Һаити һәм Пакстанда качаклар лагерьларында булды.
XS
SM
MD
LG