Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Нургалиев: “Дальний”дагы хәлләрне белеп торганнар


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Казанда “Дальний” полиция бүлегендәге хәлләрне белүләрен, әмма моңа махсус рәвештә күз йомуларын әйтә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Нургалиев пәнҗешәмбе көнне белгечләр сәясәтенә багышланган киңәшмәдә чыгыш ясап, “Дальний”дагы хәлләрне беркем дә белмәгән дип әйтү кыен, белгәннәр, күргәннәр, мөгаен, әмма күз йомуны кирәк санаганнар, диде.

40 көн элек “Дальний”да җәзаланганнан соң 52 яшьлек Сергей Назаров хастаханәдә вафат булды. Тикшерү белдерүенчә, әлеге полиция бүлегенең биш хезмәткәре тоткарланган Назаровны үлемгә китереп җиткерерлек итеп җәзалаган.

Бүген Казанда “Дальний” бүлеге янында Назаровны һәм башка полиция корбаннарын искә алып полициягә протест белдерү чарасы үтә.
XS
SM
MD
LG