Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлау үтә


Париж – Бүген Франциядә президент сайлау үтә. Тавыш бирүдә катнашу дәрәҗәсе көтелгәннән югары дип хәбәр ителә. Көн уртасына сайлаучыларның 30 процент чамасы тавыш биргән.

Алдан үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәләренә күрә төп көрәш хәзерге президент Николя Саркози белән социалистлар намзәте Франсуа Олланд арасында барачак. Беренче турда алар 30 процент чамасы тавыш җыяр дип көтелә.

Сайлауда барлыгы 10 намзәт катнаша. Беренчел нәтиҗәләр тавыш бирү урыннары ябылгач, кичкә көтелә.

Икенче тур 6 майга билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG