Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси футбол: Быелгы El Clàssic Мадрид файдасына тәмамланды


“Барселона” - “Реал” уенында "Каталония Испания түгел!" шигаре
“Барселона” - “Реал” уенында "Каталония Испания түгел!" шигаре

Атна азагында Барселонаның Camp Nou стадионында үткән уенда Испания футбол чемпионатының яңа җиңүчесе билгеле булды дияргә мөмкин. Каталонияда үткән уенда кыр хуҗасы “Барселона” легендар көч сынашуда Мадридның “Реал” такымына оттырды. Чемпионат тәмамланырга 3 уен кала, мадридлар “Барселона”дан 7 очкога алда бара.

Уен Каталонияда үткән булса да, “Барселона” аңа гына хас булган яхшы уен күрсәтә алмады. Нәтиҗәдә, Мадрид кунаклары җиңүгә иреште. Мадрид футболчылары Сами Хәдирә һәм Криштиану Роналду тупларына, “Барселона” Алексис Санчес голы белән генә җавап кайтара алды. “Реал” соңгы тапкыр Camp Nou кырында 5 ел элек үк җиңгән булган. Хәзерге җиңү көтеп алынган гына түгел, ә иң мөһимнәре рәтендә. Чөнки бу җиңүдән соң, “Реал”ның чемпион калуына шик-шөбһәләр калмады диярлек.

“Реал” белән “Барселона” уеннары тарихы 100 ел элек башланган. Халык телендә бу такымнарның уены “Эль Класико” (испанча El Clásico, ә каталанча - El Clàssic) дип атала. Бу көндәшлекнең килеп чыгу тарихы да кызыклы.

“Реал” – Испания башкаласы Мадридның иң төп такымы. “Реал”дан тыш Мадридта “Атлетико” да бар, әмма иң күп җанатарлары һәм популярлыгы булганы – ул нәкъ менә "Реал", ягъни патша такымы. Патша такымы атамасы да юкка гына түгел. Бу дәрәҗәле исемгә такым 1920 елда ия булган. Мадрид – Испаниянең бүгенге башкаласы гына түгел, ә тарихи башкала. Бу урында электән үк патшалар, хаким итүчеләр вә аларның якыннары урнашкан.

Испания тарихта консерватив, католик чиркәү карашлары киң җәелгән ил санала, бу патша Альфонсо да, аталы-уллы Примо де Ривералар һәм диктатор Франко вакытында да шулай булган. Бу хакимнәрнең барысы да “Реал” такымына җан атканы билгеле. Франконың “Реал”да уйнаган бөтен уенчы исемнәрен белүе дә - тарихи факт.

Шул да билгеле - Мадридта кем генә хаким итмәсен, ул иң беренче чиратта Испания җирлегендә яшәгән башка кече халыкларның хокукын һәм мөмкинлекләрен кысу сәясәте алып барган. Нәкъ менә шуңарга протест булып та, Каталония башкаласы Барселонада футбол такымы төзелгән.

Каталония хәзерге Испанияда яшәгән кече милли төбәкләр арасында бердәнбер түгел, аннан тыш Андалусия, Мурсия, Галисия, Баскония (Басклар иле) кебек тарихлары бай булган провинциялар бар. Әмма иң актив бәйсезлеккә омтылучылар булып Каталония һәм Баскония тора. Һәрбер шундый провинцияга үз футбол такымын булдыру - милли үзаңны саклауда яхшы гамәл дип санала. Мәсәлән, баскларның “Атлетик” такымы бар. Каталония да бу агымнан читтә калмаган һәм 1902 елда “Барселона” спорт клубы төзелә. “Барселона”, “Атлетик” һәм “Реал” Испания футбол чемпионатының беренче көннәреннән үк уйныйлар һәм әлегә беркайчан түбән лигага күченгәннәре юк.

Каталонияда үзенчә шундый милли байрак саналган футбол такымы булуы күп кенә бәлаләр китереп чыгарганы да билгеле. 1925 елда Мигель Примо де Ривера тарафыннан “Барселона” ябылып куела. Ә клубның президенты һәм аны төзү башында торучы каталан милләтчесе Хоан Һампер эшсез һәм зур бурычлар белән кала. Нәтиҗәдә, өстенә төшкән бәла аркасында Хоан Һампер үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була.

Примо де Ривера диктаты беткәннән соң, “Барселона” яңадан торгызыла. Әмма шатлык озакка сузылмый. Бу юлы проблемнар такымны җитәкләргә алынган Хосеп Суньольдә туа - Испания хакимиятенә килгән диктатор Франсиско Франко гаскәре аны кулга ала һәм атып үтерә. Испанияда ватандашлар сугышы барган дәвердә Каталония футболчылары Мексикада үткән футбол турнирына юл тота. Туган илләрендә канкойгыч вакыйгалар турында ишетеп, чарасызлыктан такымның яртысы кире кайтмаска дигән фикергә килә.

1938 елның мартында илдә хакимлек урнаштырган франкистлар бирелмәс Каталонияны утка тота. “Барселона” клубы урнашкан җиргә, стадионына да бомба атыла. Каталан телендә сөйләшү катгый тыела башлый, ә футбол уйнау дәвам иткән. “Барселона” такымы киемнәреннән Каталония байрагы алып атыла. Испанияда каталан компоненты җир белән тигезләнә. Ләкин футболчылар әле һаман да уйнауларын дәвам итә. Ул заманнарда каталан телен бары тик “Барселона” уеннарында гына ишетеп була. Франко хакимлеге вакытында, аңа каршы сүз әйтү мөмкинлеге булмаганлыктан, җанатарлар аңа “багышланган” сүзләрне Мадрид футболчыларына кычкыра торган булганнар. Нәкъ менә шул авыр заманнарда стадионда беренче тапкыр “Catalunya no és Espanya!” - "Каталония Испания түгел!" дигән шигар ишетелә башлый.

“Барселона” бүгенге көндә 140 миллионлап җанатар армиясе булган такым гына түгел, ә Каталонияның сәяси вә милли символы да. “Барселона” уеннарын күзәтә торгач, дөнья Каталония турында белә, аның тарихын өйрәнә. Каталонияда ике тел бертигез кулланыла, хәтта каталан теле өстенрәк дип әйтергә була. Такымга килүче уенчылар да, алар нинди генә "йолдыз" булмасын, иң беренче чиратта каталан телен үзләштерергә тиеш.

"Барселона"ның бар матбугат очрашулары каталан телендә бирелгән сораулар белән башлана - бу үзенә күрә канун. Моны 2010 елда Казан журналистлары да күрә алды, "Рубин" белән уйнарга килгән такым җитәкчелеге каталанча гына сөйләп, Татарстанга сәләмәт вә чын милләтчелек үрнәген күрсәтте.

“Реал” – “Барселона” уеннары артында менә шундый тирән тарихлы сәясәт ята. Анда җиңсә, Испания сәясәте алдында баш ияргә теләмәгән Каталония бәйсезлеккә таба бер адым ясый. Ә инде “Реал” отса - Марид хакимияте өстенлеге арта дигәнне аңлата. Быелгы уенны “Барселона” оттырды, ләкин алда әле тагын “Эль Класико” көрәшләре тора.
XS
SM
MD
LG