Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днепропетровски хакимиятләре шартлауны оештыручылар турында мәгълүмат өчен ике миллион бирәчәк


Днепропетровски хакимиятләре җомга көнне шәһәрдә булган шартлауларны оештыручыларны табарга ярдәм иткән мәгълүмат өчен ике миллион һривна (250 мең доллар) вәгъдә итте. Бүген Днепропетровскида булган ябык утырыштан соң бу хакта Украина президенты Виктор Янукович белдерде.

Кичә булган шартлауларда 30лап кеше яраланды, алар арасында 10 бала бар. Әлегә шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә беркем дә алмады.

Шәһәрдә иминлек ныгытылды, 2 майга кадәр күп кеше җыелган чаралар үткәрү тыелган.
XS
SM
MD
LG