Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франсуа Олланд рәсми рәвештә Франция президенты вазифасына кереште


Бүген Парижда Франция президенты Франсуа Олландның инаугурациясе узды.

Гореф-гадәтләргә нигезләнеп, Олландны Елисей сараенда вазифадан китүче президент Николя Саркози каршы алды. Шуннан соң яңа президент ант китерде һәм кыскача чыгыш ясады. Ул Франция һәм Европа үсеше өчен «яңа юл ачарга» вәгъдә итте.

Бүген Олланд яңа премьер-министрны билгеләячәк һәм беренче чит ил сәфәре кысаларында Германиягә барачак.
XS
SM
MD
LG