Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран халыкара чикләүләрне бетерүне таләп итә


Иран атом программасы сәбәпле илгә кертелгән халыкара чикләүләрне бетерүне кирәк дип саный. Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Рамин Мехманпараст Багдадта Тәһран һәм алты дөнья иде вәкилләре катнашачак сөйләшү чикләүләрне бетерүгә юнәлдерелергә тиешлеген әйтте. Аның сүзләренчә, бары бу гына Иран партнерларының диалогка барырга әзерлеген күрсәтәчәк.

Багдадта сөйләшүләр 23 майда башланырга тиеш. Анда Иран вәкиллеге һәм БМО иминлек шурасының биш даими әгъзасы белән Германия катнашачак.

Тәһран атом программасын корал ясау өчен куллануын кире кага.
XS
SM
MD
LG