Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түләп татарча өйрәнергә теләүчеләр бик аз


Казан икътисад, идарә һәм хокук институты
Казан икътисад, идарә һәм хокук институты

Казан икътисад, идарә һәм хокук институты татар телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен махсус дистанцион курслар булдырган иде. Акча тапкан очракта, бу укуны түләүсез итәргә исәпләре бар.

Әлеге курсларны оештыруны башлап йөргән проректор Дания Әхмәтова бүгенгә үзләрендә татар телен күпме кеше өйрәнгәнен төгәл генә әйтмәде. Шулай да кызыксынучылар да бар икән. Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең әле күптән түгел генә булып үткән конференциясендә бу курслар турында да әйтелгәч, соңгы көннәрдә шалтыратучылар да, хат язучылар да арткан.

“Без иҗади актив укытучылардан торган бер төркем оештырып Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен өч баскычтан торган курслар әзерләдек. Бу үзебезнең теләгебез булды. Казакъстанда, йә булмаса Русиянең башка төбәкләрендә булсын, кешеләр белән аралашканда, татар телен белергә теләүчеләр күп икәнлеге күренә. Әмма аларның институтка кереп укырга мөмкинлекләре юк. Бездә Татарстан фәннәр академиясендә эшләүче тел галимнәре һәм чакырылган укытучылар да укыта”, ди Әхмәтова.

Дания Әхмәтова
Дания Әхмәтова
Институт бу курсларны әзерләүчеләргә үз казнасыннан акча түләгән. Уку өч баскычтан тора. Беренче баскыч 150 сәгатькә исәпләнгән, ул өч ай дәвам итә. Икенче баскычта белем алучылар биш ай дәвамында 250 сәгать укый. Ә соңгы, югары баскыч тугыз айга исәпләнгән һәм анда 520 дәрес бирелә. Әхмәтова сүзләренчә, өченче баскычны үткәннәргә диплом тапшырыла һәм алар татар теленнән башлангыч белем дә бирә алачак. Русиянең кайбер төбәкләреннән бу курсларда укучылар булган инде.

“Без бу курсларны Ярославль өлкәсендә, Казакъстанның Алматы шәһәрендә, Мәскәү өлкәсендә яшәүче кайбер татар гаиләләре өчен дистанцион технологияләр кулланып үткәрдек инде. Ярославль шәһәрендә булган тәҗрибә игътибарга лаек. Безнең ул шәһәрдән рус кешеләре дә укыды. Светлана исемле бер кыз бик матур итеп татарча сөйләшә башлады”, ди Әхмәтова.

Институтта һәркемгә аерым дәресләр үткәрелә

Соңгы бер ел эчендә татар теленә кызыксыну артканнан-арта бара. Казан федераль университетында бушлай төркемнәр ачылды. Скайпта да үз теләкләре белән татар телен өйрәтүчеләр бар. Алардан аермалы буларак, Казан икътисад, идарә һәм хокук институты курсларында белем алу түләүле. Беренче баскыч 7 мең 500 сум тора. Икенче баскычта уку 12 мең 500 сум, ә өченче баскычта белем алу 19 мең сумга төшә.

“Кеше түләп укыса, кайчагында, ул бу эшкә җаваплырак карый. Ни генә булмасын, нәтиҗә белем бирүнең ничек оештырылуына бәйле. Безнең татар теленә өйрәтү һәркем белән аерым эшләүгә корылган. Без һәркем белән эшләү методикасын булдырабыз, башта аларны ныклап өйрәнәбез.

Укучы һәм укытучы арасында аралашу дөрес итеп оештырылганда бушка укытумы, әллә түләп укытумы, аның нәтиҗәсе бер төрле – яхшы була.

Безнең бу укыту системасы һәркем белән аерым эшләүгә корылган. Нәтиҗәсе дә әйбәт. Дистанцион технологияләр белән безнең институтта бүген өч меңнән артык кеше укый. Бездә Русиянең 69 төбәгеннән, чит илләрдән дә белем алалар. Хәтта Мадагаскарда яшәүче укытучыларны да укытабыз. Алар рус телен өйрәнә”, ди Әхмәтова.

Аның сүзләренчә, курсны тулысынча үтеп бетергәч, диплом алу өчен Казанга килү мәҗбүри түгел. Интернет аша да, почта белән дә җибәрә алалар. Диплом алырга, йә укыганда Казан белән якыннанрак танышырга теләүчеләр булса институт үзе каршы алачак, сәфәрне дә оештырачак дип тә әйтә.

“Без теләүчеләргә экскурсияләр дә оештырабыз. Безнең институтта туристлык фирмасы һәм кунакханә белән тулай торак та бар. Безгә монда диплом алырга да, кунакка да килә алалар. Фән һәм сәнгать кешеләре белән очрашу да каралган.

Уку курсына без татар җырлары, тарихи материаллар, видео, Казан турында да күп мәгълүмат керттек. Без укучыларга белем бирә торган бер үзәк булып кына калмыйча, ә укучыларыбыз белән дуслык мөнәсәбәтләре дә урнаштырабыз”, ди Әхмәтова.

Бу көннәрдә институт төрле грантларны өйрәнә. Алар татар теленә өйрәтүне түләүсез итәргә тели. ЮНЕСКОга да мөрәҗәгать итеп карарга исәпләре бар.

Русиядә акча түләп татарчага өйрәнергә теләүчеләр алай күп түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләүчеләр дә түләп укыйсы дигәнне ишеткәч, башка белгечлек сайлау ягын карый башлый. Әнә шул сәбәпле Тобол социаль-педагогика академиясендә һәм Төмән дәүләт университетында да татар төркемнәре ябылу алдында тора.
XS
SM
MD
LG