Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү активистлары Кызыл мәйданда “Ак дефиле” чарасын үткәрде


Мәскәү -- Бүген Мәскәү үзәгендә “Ак дефиле” дип аталган сынау чарасы үтте.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, актан киенгән, киемнәренә ак тасмалар таккан 100гә якын активист Кызыл мәйдан һәм Манеж мәйданы буйлап узган. Аларны полиция күзәтеп торган. Тоткарланучылар булмаган.

Ак төс – Русиядә гадел сайлаулар таләп итеп үткәрелгән чараларның тамгасы булып тора.
XS
SM
MD
LG