Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан аракы җитештерүне арттыра


2011 елда кеше башына эчелгән аракы
2011 елда кеше башына эчелгән аракы

Хәләл инвестиция, дуңгыз үрчетү, яхшы аракы ясап күп итеп сату – барысы да файдага, ди җитәкчелек. Кем файдасына?

Узган атнада тантаналы шартларда Татарстанның Биектау районы Усад авылында Усад спирт заводына нигез салынды. Ел ярым эчендә төзелеп бетеп эшли башлагач, бу берләшмә тәүлегенә 10 мең декалитр спирт чыгарачак. Җитәкчеләр аның иң заманча технологияләр ярдәмендә ясалачагын һәм яхшы сыйфатлы булачагын вәгъдә итә.

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Усад спирт заводының Русиядә иң заманча һәм иң зур булачагына ышандырды.

“Бу хезмәт хаклары, салым, авыл хуҗалыгы үсешенә мөмкинлек бирү һәм башка төрле файда”, диде Халиков.

Халык аракыны шешәсенә карап ала, ди аны сатучылар
Халык аракыны шешәсенә карап ала, ди аны сатучылар
1 июльдән Русиядә аракыга салым арта. Бүгенге көндә ярты литр аракыдан хөкүмәткә 53 сум чамасы акча булса, 1 июльдән 60 сум булачак. Аракы бәясе дә артачак.

Татарстанда аракы болай да яхшы сатыла һәм күп эчелә. Русиянең федераль статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, Идел буе бүлгесенең биш төбәге арасында Татарстан Киров өлкәсе (11.1 л) белән Удмуртиядән (10.5 л) кала, аракы эчү дәрәҗәсендә өченче килә. Татарстанда 2011 елда кеше башына 9.6 л аракы эчелгән (моңа сыра да керә). Башкортстанда елына кеше башына 7.6 л, Ульян өлкәсендә 6.5 л эчелгән.

Аракыны җитештерү тармагында эшләүчеләр, аны ясауның җиңел булуын, бәясенең шешә матурлыгы һәм төрле тәмләткечләр салынуы аркасында гына артуын сөйли.

"Аракы күп кенә түгел, яхшы да булсын"

"Русский стандарт" аракысы һәм банкы хуҗасы, Татарстанның Минзәлә шәһәреннән булган миллиардер Рөстәм Тарико да, “халыкка файда булсын дип” Буа аракы заводын сатып алды. Аның ширкәте җитештергән аракы исә “югары сыйфатлы һәм кыйбатлы” булачак.

"Мин үзем аракы шешәсенә ябыштырасы кәгазьне ясасам – ике ел ясый алам. Үземә ошаганчы ясыйм да ясыйм. Минем кебек кешеләр дөньяда күп түгел”, дигән иде Тарико 2006 елда Forbes журналына.

Хөкүмәтнең халыкның сәламәтлеген кайгырту сылтавы белән аракы бәясен арттыру тырышлыгы да, Татарстанның мөселманнар күпләп яшәгән республика булуы да, ширкәтләрнең эшсезләр һәм эчүгә сабышканнар күп булган авылларда ачылуы да эшкуарларны борчымый.

Киресенчә, Тариконың заводын Буада ачу – Татарстанга файда гына түгел, зур дәрәҗә дип санала. Буа моның өчен Русиянең 40 заводы арасындагы бәйгедә җиңгән икән. "Усад заводын ачуга да халык шатланырга тиеш, бу аның файдасына", дигән иде Татарстан премьеры Илдар Халиков.
XS
SM
MD
LG