Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриягә хәрби боралаклар җибәрүне кире кага


Русия Сүрия хакимиятенә хәрби боралаклар җибәрү турындагы гаепләүләрне тагын бер кат кире какты. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы бүген тараткан белдерүендә “Сүрия белән хәрби хезмәттәшлек бары саклану коралларын бирү белән генә чикләнә” диелгән.

Документта әйтелгәнчә, Ми-25 боралаклары “инде күп еллар элек” бирелгән, ә соңгы елларда Русия аларны планлы рәвештә ремонтлап кына бара.

Атна башында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русияне Сүрия президенты Башар Әсад көчләре өчен боралаклар җибәреп низагны тирәнәйтүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG