Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия президентлары Мексикада Сүриядәге хәлләр турында сөйләшәчәк


АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Владимир Путин дүшәмбе көнне Мексикада узачак “зур йөгермелек” саммиты кысаларындагы очрашуы барышында нигездә Сүриядәге һәм Иран атом программасы турындагы хәлләргә тукталачак.

Бу хакта АКШ президенты идарәсе хезмәткәре Бен Родс белдерде. Ул Вашингтон һәм Мәскәүнең Иран һәм Әфганстан мәсьәләсендә “яхшы хезмәттәшлеген” билгеләп узып, Сүриядәге хәлләр нигезендә фикер каршылыклары саклануын әйтте.

Әлеге очрашу Путинның май аенда өченче тапкыр президент вазифасына керешүеннән соң беренче очрашу.
XS
SM
MD
LG