Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Guardian: Согүд Гарәпстаны Сүрия гыйсьянчыларына ярдәм итә


Лондон – Согүд Гарәпстаны Сүрия оппозициясенең хәрби канаты саналган Ирекле армия сугышчыларына акча түли башларга мөмкин.

Бу турыда бүген Британиянең The Guardian басмасы хәбәр итте. Басма язуынча, Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы булган согүд рәсмиләре шушы юл белән Сүрия хөкүмәте ягындагы хәрбиләрнең гыйсьянчылар ягына чыгарырга тели.

Басма шулай ук Согүд Гарәпстаны һәм Катарның Сүрия гыйсьянчыларына Төркия аша корал җибәрүе турында хәбә итә. The Guardian язуынча, Истанбулда төрек хакимиятләре ризалыгы белән Сүрия гыйсьянчыларын корал белән тәэмин итүче үзәк аычлган.
XS
SM
MD
LG