Accessibility links

Мәскәү активистлары тикшерү комитеты бинасы янында каршылык чарасы үткәрде


Мәскәү – Оппозициянең 50дән артык активисты бүген Мәскәүдә Русиянең тикшерү комитеты бинасы янында каршылык чарасы үткәрде.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, полиция бинага керү юлларын ябып куйган, ләкин протест белдерүчеләргә каршы бер чара да күрмәгән.

“Тикшерү комитетын оккупай” дип аталган бу чара Дума депутаты белән очрашу рәвешендә үтте. Оппозиция активистлары 6 майда Сазлык мәйданында булган вакыйгалар уңаеннан кулга алынганнарны һәм, гомумән, барлык сәяси тоткыннарны азат итәргә, тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның урыныннан алынуын таләп итә.

XS
SM
MD
LG