Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (90)



Башкортлык хәрәкәте

Башкортлык хәрәкәте 1918 елда зур тизлек белән үсә. Зәки Вәлиди үз китабында болай яза: “1918 елның 5 (18) гыйнварында большевиклар Оренбурны алдылар һәм мин дә кулга алындым.” Тик ул ялгыша булса кирәк, чөнки тагын ике чыганакта кулга алыну датасы итеп 18 февраль күрсәтелә.

Зәки Вәлиди (1890-1970)
Зәки Вәлиди (1890-1970)
Барлыгы җиде кеше тоткын була: З.Вәлиди, С.Мирәсов, Илдарханов, Мутин, Аллабирде Йәгъфәров, Г.Айдаров, Т.Гаетбаев (болар барысы да – башкорт хөкүмәте әгъзалары). Вакыйга башкортларда зур борчу һәм шул ук вакытта нәфрәт хисләре уята. Оренбурдагы хакимиятләргә телеграммалар сугыла, махсус вәкиллекләр җибәрелә. Халык арасында “монда татарларның да кулы уйнамый калмагандыр”, дигән имеш-мимешләр тарала, нәтиҗәдә кайбер төбәкләрдә башкортлар татарларга һөҗүм оештыра, артык уза киткәннәре “татарларга каршы изге сугыш игълан итәргә” чакыра. Оренбурны басып алган большевиклар отряды командиры Гали Шәмигулов турында “әүвәлрәк кәрвансарайда үзенә урын бирмәгәннәре өчен Зәки Вәлиди һәм аның иптәшләрен кулга алдырган” дигән сүзләр дә йөри.

Казаннан вакыйганы ныклап тикшерү өчен мөселман хәрби корылтае вәкиллеге килә. Ул Оренбур хәрби-инкыйлаби комитеты һәм Башкортстанның вакытлы революция Советы уртак җыелышын үткәрә. Анда Гали Шәмгулов болай дип белдерә: “Зәки Вәлиди иптәшләре белән революциягә каршы хәрәкәт иттеләр; хөкүмәт әгъзаларының барысы да элекке байлар, патша чиновниклары, кеше каны эчүчеләр, аларны кулга алуда татарлар да, бүтәннәр дә катнашмады. Аларны мин үзем кулга алдырдым. Моннан соң Зәки Вәлиди һәм Шәриф Манатовлар булмаячак!”

Зәки Вәлиди белән Шәриф Манатовны атаман Дутов биргән 60 мең сумга 300 мылтык сатып алуда гаеплиләр, ләкин тикшерү барышында бу фактны расларлык дәлилләр табылмый.

Бераздан Оренбурны кабат Дутов гаскәре ала, З.Вәлиди белән иптәшләре иреккә чыга, күп тә үтми янә кулга алына һәм бу юлы әдип Җамаледдин Вәлиди ярдәме белән тоткынлыктан котыла.

Шул көннәрдә З.Вәлиди Милләт Мәҗлесе әгъзасы, соңыннан большевиклар ягына чыгачак башкорт Сәлах Атнаголов арадашчылыгы белән И.Сталиннан чакыру хаты ала.

1918 елның 27 маенда Чиләбедәге чехословак легионерлары аклар тарафына күчә, нәтиҗәдә төбәктә большевик хакимияте зәгыйфьләнә. Бу вакыйга нәтиҗәсендә 7 июньдә башкорт хөкүмәте яңадан төзелә. Большевик отрядлары 6 июльдә Уфадан, 8 июльдә Оренбурдан чыгып көнбатышка чигенәләр, төбәк тәкърар Дутов карамагына керә. 10 июльдә Башкортстанда хәрби хезмәткә чакыру игълан ителә.

Башкорт Милли Мәркәзен Мирасов җитәкли, башкорт хөкүмәтенең рәисе һәм хәрби бүлекнең башлыгы З.Вәлиди була. Хәрби бүлекнең әгъзалары итеп Г.Әдһәмов, Габделхак Гаитов, прапорщик А.Мөхәммәдъяров куелалар, сәркәтиб итеп Сәетгәрәй Магазов билгеләнә.

Башкорт хөкүмәте Самарда урнашкан вакытлы хөкүмәт (Комуч) һәм аны яклап чыккан адмирал В.Колчак белән элемтәгә керә. Оренбурда төзелеп яткан башкорт гаскәренә башкортлар – полковник Акчулпанов, Хәсән Әхмәров, Галимҗан Таган, татарлар – генерал Ишбулатов, полковник Бикмеев, Терегулов, Ильяс Алкин, соңыннан генерал булачак Якуб Чанышев, Сөендеков кебек офицерлар керә. Август аенда өч полк төзелеп тә бетә.

Ул көннәрдә большевиклар акларны куып чыгарып Казанны алган булалар. Сәяси эшчәнлегендә әлләни уңышка ирешә алмаган Ильяс Алкин кебек яшьләр элекке оппонентлары – башкортлар сафына басып большевикларга каршы сугышалар. Чанышев, Ишбулатов бераздан соң Кызыл Армия ягына чыга.

Уфаны большевиклар алганнан соң, Милләт Мәҗлесе таратыла, Милли Идарәнең кайбер әгъзалары Самарга барып, эшчәнлекләрен дәвам итә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG