Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Сазлык мәйданы эшендә гаепләнүчеләрнең шикаятьләрен кире какты


Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе 6 майда Сазлык мәйданында тәртипсезлекләрдә гаепләнүче Федор Бахов һәм Ярослав Белоусов шикаятьләрен кире какты.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, адвокатлар егетләргә җәзаны җиңеләйтүне сораган. Бахов һәм Белоусов Мәскәү хакимиятләре рөхсәте белән үткән “Миллионнар маршы” протест чарасында катнашкан иде. Чарада демонстрантлар белән полиция арасында бәрелешләр булды һәм 400 кеше тоткарланды.

Демонстрантлар полиция митинг үткәрергә комачаулады, дип әйтә. Полиция исә, үз чиратында, чарада катнашучыларны белә торып тәртипсезлекләр оештыруда гаепли. Күп кеше катнашында тәртипсезлекләргә һәм хакимияттәге түрәләргә каршы көч куллануга чакыру маддәсе нигезендә 13 кеше өстеннән тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG