Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босниядә Сребреница фаҗигасе искә алынды


Авыл зиратында 520 кешенең сөякләре җирләнде
Авыл зиратында 520 кешенең сөякләре җирләнде
Босниянең Сребреница авылына 17 ел элек сигез мең мөселман ир-егетенең Босния серб гаскәрләре тарафыннан үтерелүен искә алыр өчен бүген меңләгән кеше җыелды.

Бүген авыл зиратында фаҗигадан соң яңа танылган 520 кешенең мәете җирләнде. Бу мәетләр күмәк каберлектән казып алынып тикшерү юлы белән аларның исемнәре ачыкланды.

Зиратта фаҗиганең биш меңләп корбаны җирләнгән. Үтерелгәннәрнең 6800 исемнәре ачыкланды. Каберлекләрне ачып сөякләрне тикшерү дәвам итә. Кайбер гаиләләләр әле дә үз туганнарын җирли алмыйча тикшерү нәтиҗәләрен көтә.

Бу җинаятьләрдә гаепләнгән Босния серб көчләренең элекке башлыгы Ратко Младич һәм сәяси җитәкче Радован Карадзич эше БМО сугыш җинаятьләре мәхкәмәсендә тикшерелә.

Алар икесе дә 1992-1995 елдагы үтерүләр белән бәйле геноцидта гаепләнә. Серб халкының күпчелеге Младич һәм Карадзичны милли каһарманнар дип саный һәм Сребреницадагы вакыйгаларны геноцид дип атауга ризасызлык белдерә.

АКШ президенты Барак Обама, Сребреница хәтердә “XX гасырның иң караңгы гамәле булырак” калачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG