Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия чемпионын җиңеп “Рубин” Суперкубок яулады


"Зенит"ның уены күп хәрәкәткә корылганда "Рубин" “катеначчо” алымнары белән аны җиңеп икенче мәртәбә Суперкубок яулады

Быелгы Суперкубок уены Самарда үтте. Русия футбол федерациясе җитәкчеләре чемпионат ярышларыннан кала барлык уенны Мәскәү һәм Питерда түгел, ә кечкенәрәк шәһәрләрдә үткәрергә тырыша. Хәтерләсәгез, “Рубин” яулаган Русия Кубогының финал уены Екатеринбурда узган иде. 14 июль көнне Самарда “Зенит” белән “Рубин” Суперкубок хуҗаларын билгеләргә җыелды.

Русия футбол сезонының беренче уенына тулысынча әзерләнеп килде. Уенга әзерлек барышында “Зенит” түбән лигада уйнаучы “Русь” такымы белән генә очрашырга өлгергән, ә казаннар Германиядә күнегүләр алып барды һәм берничә уен үткәрде. “Зенитта” яңа исемнәр бөтенләй юк диярлек, киресенчә, төп уенчылары китеп барды. Шулар арасында аренда вакыты тәмамланган Андрей Аршавин да бар. Тагын бер Русия җыелма такымы уенчысы Александр Анюков җәрәхәт алган. Самарда аны да күреп булмады. Аның каравы, Корбан Бердыев яңа уенчылар җыюны дәвам итә. Мәсәлән, испан сакчысы Иван Маркано бу уенга теркәлгән футболчылар рәтендә бар иде. Уенның соңгы минутларында аны күрергә насыйп булды.

Былтыргы сезон тәмамлангач, Казан такымында шактый гына үзгәрешләр булып алды. Такым бюджетын һәм икътисадын рәткә китерер өчен чакырылган Дмиртрий Самаренкинга президент вазифасын калдырырга туры килде. Аның урынына футболдан ерак торган элемтәче Валерий Сорокин билгеләнде. Ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре итеп экс-президентлар Александр Гусев һәм Камил Исхаков куелды, әмма такымда барлык эшләр белән кем идарә итәчәге ачык билгеле. Корбан Бердыев - “Рубин” өчен патша кебек. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов та, “Рубинның” меңләгән җанатарлары да шул ук фикердә. Бердыев сүзеннән чыгарга беркем дә җөръәт итми, ә әгәр берәрсе каршы төшсә шундук вазифасын югалтырга мөмкин. Яшьләр белән эшләгән Нияз Әкбәров һәм экс-президент Дмитрий Самаренкин – моңа ачык мисал.

Уенның үзенә күчик. Самарның “Металлург” стадионы былтыргы сезонда күп тәнкыйть утына тотылды. Бигрәк тә яз көне анда футбол кыры түгел, ә пычрак бассейн булган диярсең. Самарда уйнаган кунаклар кырның сыйфатына гел зарланып торды. Әмма стадионның финал хәләтенә тел-теш тидерерлек түгел иде.

Дөресен генә әйткәндә, уен тигез барды, ләкин “Рубин” итальяннарга гына хас булган “катеначчо” алымын еш кулланырга охшап тора. Итальяннар да үзенең көндәшләрен шуның ярдәмендә җиңәләр. Соңгы Европа чемпионаты шуны исбатлады гына. “Катеначчо” минимум хәрәкәт һәм бөтен мөмкинлекләрдән максимум файда алуга корылган. Шулай ук һәрбер стандарт торышларны, контрһөҗүмнәрне кулланырга тырышу.

“Зенитның” уены, киресенчә, күп хәрәкәткә корылган. Бердыевка бу бик яхшы билгеле. Питер футболчыларының ярымсакчылары кыр буйлап җитез йөри. Широков, Зырянов, Денисов – ирекле футболчылар. “Зенит” уенының кыяфәте шулардан гыйбарәт. Әмма аларның тренеры Лучано Спалетти урамда хөкем сөргән 30 градуслы эссене оныткан, ахры. Уенчылар бик тиз алҗып беттеләр, ә “Рубинга” шул гына кирәк. Казаннар ике моментны да дөрес кулланды. Сакчы Сальваторе Боккеттиның беренче голыннан соң, Владимир Дядюн икенчесен өстәп куйды. Соңгы исәп – 2:0. “Рубин” соңгы ике айда ике бүләкне яулады. Казаннар тарихында бу икенче Суперкубок!
XS
SM
MD
LG