Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО көчләренең өч хәрбие һәлак булган


Кабул – Әфганстанның көнчыгышында талиплар һөҗүме нәтиҗәсендә НАТО көчләренең өч хәрбие һәлак булган. Бу хәрбиләрнең кайсы илдән булуы турында әлегә хәбәр ителми.

Бары тик бу төбәктәге хәрбиләрнең күбесе американнар булуы әйтелә.

Соңгы вакытта Әфганстанда чит ил хәрбиләренә һөҗүмнәр бермә-бер артты һәм 2010 едан бирле иң югары дәрәҗәгә җитте.

Бу елда гына анда НАТО көчләренең 260ка якын хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG