Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга һун оныклары килде


 Күргәзмә фотосы.Казан,1.08.2012
Күргәзмә фотосы.Казан,1.08.2012

1 августта Казанга 22 июльдә Улан-Удэ шәһәреннән машина белән тарихи сәфәргә чыккан Бурятия сәяхәтчеләре килеп җитте.

Үзләрен һун оныклары дип атаган сигез бурят хатын-кызы сәяхәт маршрутларына да “Улан-Удэ – Бугац, Һуннар: борынгы бабалар юлы” дип исем биргән. Автойөрешнең озынлыгы – 22 мең километр. Алар 48 көн эчендә Иркутски, Абакан, Барнаул, Новосибирски, Казан, Болгар, Элиста һәм Украинаның Днепропетровски шәһәрләре аша Венгриянең Бугац шәһәренә барып җитәргә планлаштыра.
Казанга һун оныклары килде (1)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00
йөкләү
Автойөрештә катнашучылар Бугацта 10-12 август көннәрендә борынгы Туран территориясеннән чакырылган халык вәкилләре катнашында узачак Зур корылтайда катнашканнан соң кабат шушы маршрут аша Улан-Удэга кайтачакларын белдерә.

Бурятия сәяхәтчеләре сүзләренчә, аларның бу автойөрешкә чыгуларының төп максаты – тарихи һун мирасын популярлаштыру һәм Русия һуннарының борынгы башкаласы дип әйтелгән Улан-Удэ шәһәренең дәрәҗәсен күтәрү.

Казан милли мәдәният үзәгендә журналистлар белән уздырган очрашуда алар әлеге уңайдан һуннар турында әзерләнгән видеоролик күрсәтте.
Казанга һун оныклары килде (2)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:45 0:00
йөкләү
Бурятия сәяхәтчеләре очрашуда Улан-Удэда төзергә планлаштырылган һәм моңа инвестиция проекты буларак караган “Һуннар шәһәре” тарихи ныгытма-шәһәр макетын тәкъдим итте.
Казанга һун оныклары килде (3)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00
йөкләү
Очрашу барышында Бурятия сәяхәтчеләренең үзләре белән алып килгән “Бурятия – һуннар серен саклаучы” дип аталган күчмә күргәзмәне дә карарга мөмкин булды.
XS
SM
MD
LG