Accessibility links

Тикшерүчеләр Сарман мәчетләренә дә барып җиткән


Сарманның Сәгыйть хәзрәт Хаков җитәкчелегендәге Җәмигъ мәчете
Сарманның Сәгыйть хәзрәт Хаков җитәкчелегендәге Җәмигъ мәчете

Татарстанда террорга каршы чаралар кысаларында Сарман районында да Казаннан килгән төркем гыйбадәтханәләрне тикшерә.

Рамазан ае алдыннан Казанда мөселман җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрдән соң тәртип саклау оешмаларының мөселманнарны тентү, тоткарлаулары Татарстан башкаласыннан шактый еракта яшәүче мөселманнарның да тынычлыгын бозды. Республиканың көнчыгышында шундый тентүләргә, тоткарлауларга дучар булган мөселманнар турында Азатлык радиосы узган тапшыруларда сөйләгән иде. Төрле хакимият оешмалары вәкилләреннән торган, Казаннан килгән бер төркем бу көннәрдә Татарстанның Сарман районында да тикшерүләр үткәрә. Әлеге төркем эшчәнлеге турында Сарман мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков шуларны сөйләде:

– Һәрбер районда шундый тикшерүләр белән йөриләр. Һәрбер районда дини террорга каршы комиссия төзелгән иде бит. Шушы комиссияләрнең эшен тикшерүче комиссия килде. Алар мәчетләрне карыйлар, анда кешеләр кереп китаплар таратып йөрмиме дип тикшерәләр. Мәчеттә нинди китаплар булуын тикшерәләр. Тыелган китаплар тормыймы дип карыйлар. Аллага шөкер, тәртип дигәндәй, бәйләнү-нитү белән йөрмиләр.

12 кешедән торган комиссия бу. Анда ФСБдан да, эчке эшләр министрлыгыннан да кешеләр бар, социологлар да, дин эшләре идарәсеннән дә кешеләр бар.

Алар мәчетне генә түгел, барлык дини оешмаларны тикшерә. Протестантларны да тикшерәләр. Бездә бер протестант үзәге бар. Нинди дини оешма булса – бөтенесенә дә керәләр, чиркәүгә дә. Мин башта мәчетләрне генә тикшерәләр дип уйлаган идем. Бөтен оешмаларны, мәгариф бүлеген дә, балалар бакчаларын да тикшерәләр.

– Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләр күпме соң?

– Әлхәмделилла, элек ничек булса, шулай әйбәт кенә йөриләр. Үзәк мәчеткә 60-70 кеше йөри. Авыз ачуларга 120-130 кеше җыела, ифтар мәҗлесенә. Мин ир-атлар турында әйтәм. Хатын кызлар белән тагын да күбрәк буладыр инде.
XS
SM
MD
LG