Accessibility links

Кайнар хәбәр

Платон Лебедевның төрмә җәзасы 3 ел һәм 4 айга киметелде


Архангельски өлкәсе Вельски районы мәхкәмәсе «Менатеп» ширкәтенең элекке җитәкчесе Платон Лебедевның төрмәдә утыру мөддәтен киметү турында карар кабул итте. Бу хакта аның адвокатлары мәхкәмәгә июль аенда мөрәҗәгать иткән булган.

Адвокат Владимир Краснов сүзләренә караганда, прокурор бу карар белән ризалашмыйча аны 10 көн эчендә яңадан мәхкәмәгә бирмәсә, Лебедев 2013 елның мартында иреккә чыга алачак. Аңа белдерелгән хөкем карары нигезендә Лебедев 2016 елга кадәр төрмәдә утырырга тиеш иде.

Вельски районы төрмәсендә утырган Лебедевның вакытыннан алда иреккә чыгару үтенече ике тапкыр кире кагылган иде.

Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы ЮКОС белән бәйле «икенче хөкем эше» беренчесе тәмамланганда ачылды. Алар икесе дә 2010 елда 14 елга хөкем ителде. 2011 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе төрмәдә утыру вакытын 13 ел дип билгеләде. Бу мөддәт 2003 елда ЮКОСтагы эшчәнлек белән бәйле беренче эш ачылгач кулга алынганнан бирле санала.
XS
SM
MD
LG