Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курски атом су асты көймәсе һәлакәтенә 12 ел


Курски атом су асты көймәсе калдыклары
Курски атом су асты көймәсе калдыклары
Баренц диңгезендә Курски атом су асты көймәсе һәлакәтенә 12 ел тулды.

Су астыннан һөҗүм итү өчен төзелгән иң зур көймә 2000 елның 12 августында үзендәге торпедоларның берсе ялгыш шартлау нәтиҗәсендә диңгез төбенә китте.

Бүген Русия хәрби диңгез көчләре әләмнәрен яртылаш төшерде һәм хәрби диңгезчеләр Курски су асты көймәсендә һәлак булган 118 диңгезчене бер минут тынлык белән искә алды.

Урыс православ чиркәве дә диңгезчеләрне махсус гыйбадәт белән искә алды.
XS
SM
MD
LG