Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәйдәшстан"да "Зәңгәр шәл"дән "Качкыннар" өлеше күрсәтелә


"Зәңгәр шәл" спектакленнән
"Зәңгәр шәл" спектакленнән

18 августта Кызыл Байрак авылында "Сәйдәшстан" сәнгать бәйрәме уза. Камал театры алга таба Салих Сәйдәш һәм Таҗи Гыйззәтнең "Наемщик" музыкаль драмасын да сәхнәләштерергә ниятли.

Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире вазифаларын башкаручы Илфир Якупов "Сәйдәшстан" бәйрәмендә узган елның көзендә сәхнәгә куелган "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәген әйтә. Театр октябрьдә Пекинга халыкара театрлар фестиваленә юл ала. Ноябрьдә Туфан Миңнулинның "Мулла" спектакле куелачак һәм аннан соң тагын бер яңалык - кече сәхнәдә айга бер-ике тапкыр Әтнә театры үз әсәрләрен күрсәтеп торачак.

Салават быел Казандагы концертларын Камалда түгел, ә филармониянең концертлары залында куйды. Якупов сүзләренчә, театр белән Салават арасында җылы мөнәсәбәтләр саклана, театр бу концертларын үткәрүгә дә өлешчә ярдәм иткән.

– "Сәйдәшстан"да быел да яңалыклар булачакмы?

– Әйе, безнең театрның элекке мөдире Шамил Закиров башлаган "Сәйдәшстанга сәяхәт" бәйрәмендә быел Татарстан дәүләт симфоник оркестры катнашачак. Камал театры артистлары "Зәңгәр шәл" спектакленнән "Качкыннар" өзеген күрсәтәчәк. "Зәңгәр шәл"нең премьеры узган ел 7 ноябрьдә булды. Ул элекке елларда куелган "Зәңгәр шәл" белән чагыштырганда үзгәрәк, биюләр дә һәм җырлар да югарырак дәрәҗәдә дип әйтер идем. "Сәйдәшстанга сәяхәт"тә Булат белән Мәйсәрә җырларын да тәкъдим итәчәкбез.

Бәйрәмдә җырчылар Венера Ганиева, Идрис Газиев, Резедә Галимова һәм Георгий Ибушевлар да катнашачак.

– Салих Сәйдәшнең композиторлар белән уртак эшләренә килсәк, "Наемщик" һәм башка әсәрләр дә бар. Камал театры бу әсәрләргә тотынырга уйламыймы?

– "Наемщик" спектакле безнең режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең эш өстәлендә ята. Узган елны ук эш башларбыз дип уйлаган идек, әмма эш барып чыкмады. Киләчәктә бу әсәр барыбер куелачак.

– Быелга ниндиерәк иҗади планнарыгыз бар?

– 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан яңа әсәр кую традициясе бар. Быел Туфан Миңнулинның "Мулла" әсәрен куячакбыз. Балалар өчен дә бер премьера әзерлибез. Ул "Кечтүкле уен" дип атала. Аны яшь режиссер Радик Бариев куячак.

"Хан кызы Турандык" спектакленнән
"Хан кызы Турандык" спектакленнән
Пекин шәһәрендә 18-19 октябрьдә V Халыкара дәүләт театрлары фестивалендә "Хан кызы Турандык" исемле спектаклебезне күрсәтәчәкбез. Әлеге зур халыкара чарада Русияне бары тик без генә тәкъдим итәчәкбез.
Пекин булсынмы, Лондонда һәм шулай ук Колумбиядә Богота шәһәрендә уйнадык. Кая гына барсак та, без бары тик татар телендә генә уйныйбыз. Пекинда спектакль барганда кытай телендә һәм инглиз телендә язулар барачак.

– Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Азатлык радиосына әңгәмә биргән вакытта үзенең театрга эстрада концертларын кертмәү ягында булуын, сәхнәне бары тик театрларга гына бирергә теләвен белдергән иде. Бу сәясәт тормышка аша башлады дип әйтеп буламы?

– Бу сәясәт әле башланып кына китте. Ул алга таба да дәвам итәрме, әллә юкмы белеп булмый, без бит дәүләт оешмасы, Татарстанның мәдәният министрлыгына карыйбыз. Алга таба башка театрларга ишегебезне ачуга килгәндә, кече сәхнәдә айга ике, йә бер тапкыр Әтнә театры үз әсәрләрен куячак. Шул ук вакытта Качалов театрының бинасы төзәтүдә булганга, алар бездә уйнаячак. Фәрит Бикчәнтәев, минем аңлавымча, ул сүзләрне безнең бөтен театрларга да йөзебез ачык икәнне белдерү өчен әйткән булган.

– Бу сорау ни өчен бирелде, чөнки Салаватның концертлары быел сездә булмады.

– Ул бу сәясәт белән бәйле түгел. Безнең сәхнәне төзекләндерү булырга тиеш иде. Без сәхнәне ни өчен аңа бирә алмавыбызны аңлаттык, ул безнең белән ризалашты. Моны безнең, яңа җитәкчелекнең кирелеге дип аңларга ярамый. Бу Салават белән килешенгән эш.

– Салават бер мәгълүмат чарасына әңгәмә биргән вакытта "әгәр миндә Камал театрына аллергия башланса, анда аягымны да атламаячакмын" дип әйткән. Әзрәк үпкә дә сизелгән кебек.

– Монда, беләсезме, алай түгел ул. Һәр журналистка кайнар хәбәр, җәнҗал дип әйтимме, әнә шундый әйбер кирәк. Театрыбыз Салават концертларын оештырырга өлешчә булышты. Матбугат очрашуында безнең театр вәкилләре дә бар иде. Ул очрашуда ул алай дип әйтмәгән. Анда журналистлар кайбер сүзләрне төшереп калдырганнар, ә кайберләрен үзләре дә аңламыйча язганга охшый.

– Камал театры белән Салават арасында җылы мөнәсәбәт ничек булган, шулай дәвам итә дип әйтә алабызмы?

– Әлбәттә! Ничек инде ул безгә, 100 еллык театрга үпкәләсен ди.

****

18 августта булачак “Сәйдәшстанга сәяхәт” бәйрәменә Камал театры яныннан иртәнге 9да биш автобус китәчәк. Бу хакта Илфир Якупов белдерде.

Илфир Якупов (с), Айрат Сибагатуллин һәм Фәрит Бикчәнтәев
Илфир Якупов (с), Айрат Сибагатуллин һәм Фәрит Бикчәнтәев
14 августта Камал театры артистларының җәйге ялдан соң беренче җыены үтте. Әлеге чарада катнашкан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: "Театрның яңа мөдире кем булачагы якын арада хәл ителәчәк", дип белдерде.

Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, камаллар уйнаган спектакльләр киләчәктә интернетка да куелачак, тик аларны карау өчен беркадәр акча түләү кирәк булачак. Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Люстра” спектакле интернетка урнаштыру өчен видеога 22 августта төшереләчәк.

Камал театры сәхифәсенең урыс телле битендә Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан август ахырында «Бабайлар чуагы», «Үлеп яратты”, “Зәңгәр шәл” спектакльләренең куелачагы хәбәр ителә. Тик татарча биттә “Театр шәһәр көннәренә багышлап өч спектакль тәкъдим итәчәк” дип кенә язылган. Республика көне булачагын белдерүне кирәк санамаганнар.

Камал театры 28 сентябрьдә “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа сезонга аяк басачак.
XS
SM
MD
LG