Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия баш консулы Әхмәт Акынты Казан белән хушлаша


Әхмәт Акынты
Әхмәт Акынты

Төркиянең баш консулы Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый. Бу көннәрдә ул Казанда рәсми затлар белән саубуллашып йөри.

16 августта Әхмәт бәй Акынтының Казандагы эшчәнлеге тәмамлана. Июль аенда Акынты Рөстәм Миңнеханов белән очрашса, атна дәвамында Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Илдар Халиков һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашты.

Баш консул Төркиянең “Kastamonu Entegre”, “Sisecam” компанияләренең эре проектларын республикада уңышлы тормышка ашыруга зур өлеш кертте. “Алабуга” махсус икътисадый биләмәсе җирләрендә Төркия капиталы беренчелекне алып тора. Әмма ике җөмһүрият арасындагы сәүдә әйләнеше өлкәсендә чигенеш күзәтелә. 2010 елда ул $1,5 млрд. булса, 2011 елда күпкә түбәнрәк $794 млн. гына тәшкил иткән. Казандагы консуллык моны “Төркия азрак нефть сатып ала башлады” дип аңлатты.

Әхмәт Акынты, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә Казандагы эшчәнлек чорында үзенә булган якты йөзле мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән. Баш консул Татарстанда эшләүне үзе өчен югары дәрәҗә дип саный.

Әхмәт Акынты эшчәнлеге барышында күп кенә мәдәни һәм сәяси проектлар башкарылды. Шулар арасында 2011 елны Төркиядә Тукай елы дип игълан итү, былтыр март аенда Төркия Җөмһүрияте премьер-министры Рәҗип Тайип Эрдоганның Казанга килүе һәм Рөстәм Миңнехановның Төркиягә сәфәре. “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Төркия консуллыгы каршында Русия төркиләрен яклауны сорап пикет уздыруы да истә калды.

Акынты эшчәнлеге барышында Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләре яңа заманга аяк басты дип әйтергә тулы хокук бар, чөнки нәкъ менә шушы дәвердә Миңнехановның Төркиягә тарихи сәфәр кылуы көчле тәэсир калдырды. Татарстан президенты Төркия җөмһүриятен аякка бастыруда зур көч куйган татар каһарманнары каберләренә чәчәкләр куйды һәм икътисадый форумда катнашты. Ә Төркия вәкилләре үз чиратында Татарстанны үз итте.

Казанда үткән дөнья шәһәрләренең Евразия форумында катнашкан Эртугрул Гүнәй Казанны 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итү тәкъдимен хуплаячагын әйтте. 2011 елның март аенда Казанга сәфәр кылган Рәҗәп Тайип Эрдоган Тукайның “Туган тел” шигырен татарча укып күрсәткәне истә.

Шулай ук Татарстанның Төркиядәге рәсми вәкиле Радик Гыйматдиновның президент ярдәмчесе вазифасын башкаруга күчүе Төркия һәм Татарстан мөнәсәбәтләре яхшыра баруын күрсәтә.

Төркия Җөмһүриятенең Казандагы баш консуллыгы ачылган вакыттан башлап Әхмәт Акынты – сигезенче консул. 2007 елның сентябреннән башлап Акынты Төркия Җөмһүриятенең Мәскәүдәге илчелегендә башта беренче сәркатип, аннары киңәшче булып эшләгән. 2011 елның 1 гыйнварыннан башлап 2012 елның 16 августына кадәр Татарстан башкаласында хезмәт итә. Әлегә бу урынга кем билгеләнәчәге билгесез. Әмма сентябрьгә кадәр баш консул вазифасын Акынтының урынбасары булып эшләгән Сәяр Эвран Гүнәр башкарып торачак.
XS
SM
MD
LG