Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла хәзрәт: "Дини гыйлем алырга читкә китүчеләрне тыю дөрес түгел"


"Нурулла" мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин
"Нурулла" мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин

“Чит илдә гыйлем алуны тыю дин әһелләренә үсү өчен киртә булачак”, ди Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин.

Татарстанда радикал агымнарның таралуы белән көрәшү чарасы буларак республиканың дәүләт шурасында дини оешмаларга кагылышлы яңа канун кабул ителгән иде. Аның нигезендә дини оешмаларда хәзер бу җирлектә гыйлем алган руханилар гына эшләячәк.

Читтә укып кайткан вәкилләрнең дини карашлары тикшереләчәк. Аларга янәдән үзебездә гыйлем алу да тәкъдим ителәчәк. Яшьләргә дини белем артыннан читкә китү дә тыелачак.

Моның белән дини яшьләр арасында килешмәүчеләр күп, чөнки бүгенгә Русия күләмендә дә, шул исәптән Татарстанда да читтә белем алырга теләүчеләр саны аз түгел икән. Яшьләр аеруча дини гыйлемне гарәп илләрендә алуны кулайрак күрә. “Бу белем бирү дәрәҗәсе белән бәйле. Мәсәлән, без мондагы уку йортларында 200 хәдис өйрәнсәк, анда ике меңләпне өйрәнәләр”, ди алар.

"Нурулла" мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин читтә укуны тыю дөрес дип санамый. “Укытырга кирәк. Русиядә дини уку йортлары әле 1992 елларда гына ачылды. Аларның махсус укыту програмы да юк иде. Бездәге дини уку йортларының белем бирү дәрәҗәсе читтәгеләр белән туры килми. Чит илгә укырга җибәрмәсәк, татар дин әһелләре дә үсә алмаячак. Үсеш булмаячак”, ди ул.

Татарстанда әлегә кадәр читтәге хәнәфи мәзһәбендәге уку йортлары белән дә килешүләр төзелмәгән иде. Шуның өчен яшьләр үз юллары белән теләгән уку йортларына юнәлә икән. Тыюлардан соң да китүчеләр кимер дип уйламый алар.

“Чит илгә чыгу юллары ачык. Теләгән кеше дини уку йортларына барачак”, ди Габдулла Галиуллин. Киресенчә, алар белән эшләргә, укытырга, аларның гыйлемнәрен файдаланырга кирәк, дип саный хәзрәт. “Алар белән эшләмәсәк, алар бер группа булып аерылачак һәм үз тирәләренә башкаларны да туплаячак”, ди ул.

“Безгә читтәге үзебезне кызыксындырган дини уку йортлары белән эшләргә кирәк. Анда белем алучыларга ярдәм итәргә. Укытырга, алар гыйлем алып үзебезгә эшләргә кайтсын өчен”, ди Габдулла Галиуллин.
XS
SM
MD
LG