Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туапсе районында 600 йортны су басты


Краснодар крае Туапсе районының Новомихайловски авылында мең ярымлап кеше яшәгән 600 йорт су астында калды. Һәлак булучылар юк, су баскан йортлардан кешеләр коры җиргә күчерелгән, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр идарәсе.

Губернатор Александр Ткачев сүзләренә караганда, бу авыл халкына су басу турында алдан хәбәр ителгән булган.

Көчле давыл нәтиҗәсендә диңгездән күтәрелгән дулкын ташкыны авылдагы Нечепсухо елгасын ярларыннан чыгарды. Төбәккә Мәскәүдән коткаручылар килде.

6 һәм 7 июль көннәрендә булган су басуларда Кырым районы, Геленджик һәм Новороссийскида 168 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG