Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада телләр турындагы канунга үзгәрешләр әзерләнде


Украинада кабул ителеп гамәлгә кергән төбәкләрдәге телләрне рәсмиләштерү турындагы канунга үзгәрешләр әзерләнде. Аның нигезендә төбәкләрдәге телләр рәсмиләштерелмиячәк, аларны үстерү программасы кабул ителәчәк. Милли азчылык 30% да ким булмаган төбәкләрдә азчылык телен саклау һәм үстерү чаралары күреләчәк. Хәзерге канун кимендә 10% азчылык яшәгән төбәкләрдә аларның телен рәсмиләштерүне күз алдында тота.

Украинада "дәүләт телләре сәясәте" турындагы яңа канун нигезендә илнең көнчыгыш һәм көньягындагы җиде төбәгендә рус теле рәсми тел статусын алды. Яңа канунны тормышка ашыру өчен акча җитмәве сәбәпле белгечләр аның уңышсызлыгы турында белдерде.

Канунга үзгәрешләрдә шулай ук украин телен мәхкәмәләр һәм рәсми оешмаларда, хәрби көчләр, мәгариф һәм рекламада куллану мәҗбүри, диелгән.

Хакимияттәге Регионнар партиясе бу үзгәрешләрнең Югары Радада кабул ителмиячәген белдерде.

Хәзерге канун нигезендә рус теле белән бергә Кырымда 13 процентны тәшкил иткән кырымтатарларның ана теле дә региональ статуска ия булырга тиеш. Оппозиция депутатлары төркеменә кергән Украина Югары Радасы депутаты Геннадий Москаль Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов исеменә юллаган хатында Югары Раданың чираттан тыш сессиясен үткәреп, кырымтатар теленә региональ тел статусыны бирергә чакырды. Кырым Югары Радасы бу мәсьәләне октябрь аена калдырды.
XS
SM
MD
LG