Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда IТ-лицей ачылды


Казанда IТ-лицей ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:08 0:00

Казанда IТ-лицей ачылды

1 сентябрьдә Казанның Универсиада авылында IТ өлкәсендә белгечләр әзерләячәк лицей-интернат ачылды.

Лицейның гомум мәйданы 11 мең 240 кв. метр. Анда 36 сыйныф, 3 лаборатория, 130 йокы бүлмәсе, инглиз теле, лингафон, компьютер бүлмәләре бар.

Интернатта Татарстан шәһәр-районнарыннан килгән балалар гына түгел, Идел буе федераль бүлгесеннән килгән укучылар да белем ала алачак.

Лицейда физика, математика, химия, биология, информатика һәм икътисад фәннәренә басым ясалачак.

Төзелеш өчен 200 миллион сум акча тотылган.

Белем бирү йортының ачылышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, лицей мөдире Ирек Фәтхетдиновка мәктәпкә кирәкле җиһазлар алу өчен 45 миллион 482 мең сумлык сертификат тапшырды.

Быелгы уку елында лицейга 7-8 сыйныфларга 144 бала кабул ителгән, алга таба бу санны 7нчедән алып 11 сыйныфка кадәр 360 балага җиткерү карала. Лицейга ир балалар гына кабул ителә.
XS
SM
MD
LG