Accessibility links

Сеул һәм Токио хәрби хезмәттәшлекне туктатты


Көньяк Корея һәм Япония берничә утрау тирәсендә каршылыклар килеп чыкканга, ике арадагы хәрби хезмәттәшлек прорамын туктатты. Бу хакта дүшәмбе Көньяк Кореяның саклану министрлыгы вәкилләре хәбәр итте.

Бүген Япония флоты һәм хәрби һава көчләре җитәкчелегенең Көньяк Кореяга сәфәре башланырга тиеш иде. Ул кире кагылды. Көньяк Корея шулай ук үз делегацияләренең Япониягә сәфәрләрен дә тыйды.

Япон диңгезендә Көньяк Корея контролендәге Такешима утраулары бәхәсле урын булып тора. 10 августта Көньяк Корея премьер-министры Ли Мен Бак көтмәгәндә бу утрауларда булгач, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләште.
XS
SM
MD
LG