Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан парламенты янына протест белдерүчеләр җыелды


Кыргызстан башкаласы Бишкәктә парламент бинасы янына төрле иҗтимагый оешмаларның 50ләп активисты җыелды. Алар парламентның таратылуын таләп итә.

Активистларның берсе Рыспай Сарногоев “Интерфакс”ка, депутатларның эшләреннән халык канәгать булмаганга, вакыты билгеләнмәгән протест чарасы оештырырга җыенуларын әйтте.

Бүген парламент утырышы көчәйтелгән иминлек чаралары белән башланды. Августның 20ләре тирәсендә илдә парламентта күпчелек булган коалиция таркалды. Бу хәл үзеннән үзе министрлар кабинетын эштән китәргә мәҗбүр итте. Шимбә көнне яңа коалиция төзелде. Ул яңа премьер-министрны билгеләргә һәм хөкүмәтне төзергә тиеш.
XS
SM
MD
LG