Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан “Балаларны коткарырга” оешмасының чит ил хезмәткәрләрен куа


Пакстан хакимияте илдә 30 елга якын эшләгән “Балаларны коткарырга” хәйрия оешмасының чит ил хезмәткәрләрен илдән китәргә мәҗбүр итә.

Бу карарның рәсми сәбәбе әйтелми. Оешма вәкиле Гүләм Кадри сүзләренчә, аның чит илдән килгән алты хезмәттәше ике атна эчендә Пакстаннан китәргә тиеш. Карар эчке эшләр министрлыгыннан килгән.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары белдергәнчә, Пакстан хакимиятенең әлеге карары оешма вәкилләрен АКШ махсус хезмәтләренә ярдәм итүдә шикләнүе белән бәйле булырга мөмкин. Аерым алганда, Пакстан рәсмиләре чит ил хәйриячеләрен Усама бин Ладенны үтерү операциясен оештыруга ярдәм итүдә шикләнә.

“Әл-Каидә” башлыгы 2011 елның маенда Исламабад янында АКШ махсус хәрби көчләре тарафыннан үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG