Accessibility links

Кайнар хәбәр

Университетта яулыкны тыйган төрек профессорын 2 елга төрмәгә утырттылар


Төркиядә университетта яулык бәйләүне тыйган профессор 2 елга иректән мәхрүм ителде.

Измир шәһәрендәге Эге университеты профессоры Әсад Рәннан Пәкүнлү хиҗаплы укучыларга белем алырга комачаулап, аларның хокукларын бозган өчен мәхкәмә алдында җавап тотты.

Профессорны мәхкәмәгә мөслимәләрнең берсе биргән. Пекүнлү университет бинасының керүе янында торып, яулыклы кызларны рөхсәтсез фотога төшерә торган булган.

Укытучысын мәхкәмәгә биргән кыз көн саен дәресләргә керер өчен аның алдында ялынырга мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG