Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәйгамбәрне яклауга Казан белән Акмәчет кушылды


Акмәчеттә пәйгамбәрне яклау чарасы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Акмәчеттә пәйгамбәрне яклау чарасы үтте

27 сентябрьдә Акмәчеттә (Симферополь) берничә йөз кеше Мөхәммәт пәйгамбәрне мыскыл иткән американ фильмына ризасызлык белдерде. "Давет" җәмгыяте оештырган бу чараны Кырым мөфтие Айдар Исмаилов "Хизб ут-Тәхрир тарафдарларының PR гамәле" дип атады.

26 сентябрьдә мөселманнарны яклау пикеты Казанда да үтте. Пикетны оештырган “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чараны мөселманнарга кагылышлы өч вакыйгага багышлап уздыруларын әйтте.

“Беренчесе – “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмына ризасызлык күрсәтү. Икенчесе – Казанда урыс милләтчесе Михаил Шаровның Коръәнгә сало һәм тизәк куеп фотога төшерүе һәм моны “Вконтакте” челтәрендә күрсәткәне өчен аңа карата җинаять эше ачылуын таләп итү. Өченчесе – Мәскәүдәге мәчет төзелешенә рөхсәт бирмәүгә карата кәнәгатьсезлек белдерү”, дип бәян итте ул.

“Азатлык” оешмасының башка пикетларыннан аермалы буларак, әлеге пикетта күтәрелгән шигарләр тулысынча урыс телендә язылган иде. Чараны тәртип саклаучылар белән беррәттән бик күп үтеп баручы да күзәтте. Фото һәм видеога төшерүчеләрнең күп булуы игътибарны җәлеп итте. Тәртип бозу очраклары булмады.

Казанда мөселманнарны яклау пикеты үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00
XS
SM
MD
LG