Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия бәйсезлек референдумы үткәрүгә юл ачачак килешү имзалый


Эдинбург – Шотландия премьер-министры Алекс Салмонд дүшәмбедә британ премьер-министры Дэвид Камерон белән Шотландиянең британ патшалыгыннан аерылуы һәм бәйсезлеге турында референдум үткәрергә мөмкинлек бирәчәк килешү имзалар дип көтелә.

Референдум 2014 елның ахырында үтәр дип көтелә. Салмонд – Шотландиянең бәйсезлеге тарафдары булган урта-сул юнәлештәге Шотланд милләтче партиясен җитәкли, соңгы ике ел буена референдум үткәрү өчен көрәшә.

Шотландиянең 1999 елдан бирле, чикләнгән вәкаләтле булса да, үз парламенты бар. Фикер белешүләргә күрә, әлегә бәйсезлекне сайлаучыларның азчылыгы хуплый, ләкин аларның саны акрынлап арта бара.
XS
SM
MD
LG