Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайрәтле ир-егетләребез кайда?


Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә чыгыш ясый. Казан, 13 октябрь 2012
Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә чыгыш ясый. Казан, 13 октябрь 2012

Татарстан Конституциясенең кабул ителүен татар милләтпәрвәрләре, иҗтимагый хәрәкәт хәл итте дип, Фәүзия ханым бик дөрес әйтә. Төмәннән дә Татарстан Конституциясен яклау өчен делегацияләр барды ул чакта. Ул елларда Төмәндә милли хәрәкәт Русиянең башка төбәкләренә караганда да көчлерәк иде. Хөкүмәт карамагында өлкә мәдәният үзәге ачылып гөрләтеп эшләп алды, өлкә фәнни китапханәдә төрки әдәбиятлар бүлеге ачылып, аның биш татар хезмәткәре кыска гына вакыт аралыгында бу бүлекне мәгърифәт учагына әверелдереп өлгерде, Төмән дәүләт университеты белән Тубыл педагогия институтында татар бүлекләре, татар гимназиясен булдыру өчен өстәмә белем бирү учреждениесе ачылды, татар телендә "Яңарыш" гәзите, "Очрашулар" телетапшырулары, "Дусларга сукмак", "Ишеттем мин бер моңлы көй" радиотапшырулары оештырылды, алар тулы канлы эш алып барды, милли мәгарифне көчәйтү мөмкинлекләре тудырылды, укытучылар белемен күтәрү институты каршында милли мәгариф бүлеге булдырылып, ул өч кешедән торды.

Бу һәм башка казанышларның барсы да зыялы шәхесләр, иҗтимагый милли хәрәкәт тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды. Тора-бара телгә алынган казанышлардан бүгенге көндә сыйфаты ягыннан үсешкә ирешә алмаган "Яңарыш" гәзите чыгып килә, өзелеп торган "Очрашулар" тапшыруы кыска гына форматта торгызылды, "Дусларга сукмак" тапшыруы кыйпылчык рәвешендә генә сулыш алып тора. Калганнары йә ябылды, йә сүнде.

Тиздән кабул ителәчәк "Русиянең милли сәясәте концепциясе" һәм яңа мәгариф кануны буенча туган телләрне укыту мәгариф стандартларыннан төшереләчәк. Аларга карата да татарлар арасында каршылык сизелми. Русиянең башка төбәкләрендә ничектер, монда милли хәрәкәт сүнде. Һәрхәлдә "Азатлык" радиосында кайсыдыр төбәктә туган телне, милләтне милләт, Татарстанны республика итеп саклап калу өчен ялкынлы көрәш чагылмый, булса, күренер иде. Анда бу темага мондый сөйләшү, тегендә шундый сөйләшү, һәвәскәрләр концертын оештырып күңел ачу, гөрләшеп чәй эчүдән ары узмый бугай татар җәмәгатьчелеге, алары да кирәкле шәй булса да.

Туган телне, Татарстанны республика итеп саклап калу өчен бүген татар берләшеп, 90нчы еллар башындагы кебек дәррәү күтәрелергә, нәтиҗәле акцияләр оештырырга тиеш. Бер Фәүзия ханымның гына көче җитәрме Русия татарларын милли көрәшкә күтәрергә? Милләт азатлыгы өчен ачлык та кичерде бит инде ул? Гайрәтле ир-егетләребез кайда? Шуны беләсе иде: Федераль милли-мәдәни мохтарият белән Бөтендөнья татар конгрессы ни уйлый икән бу хакта?

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG