Accessibility links

Казанда Европа һәм Русиядәге ислам турында сөйләшәчәкләр


13 ноябрь көннк Казан федераль университетында (гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты) “Европа һәм Русия җәмәгатьчелегендә Ислам турында сөйләшү” дигән түгәрәк өстәл уза.

Анда сәясәт, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, тикшеренүчеләр, журналистлар, зыялылар чакырылган.

Чарада Европа һәм Русия массакүләм мәгълүмат чараларында ислам һәм мөселманнар турындагы бәяләмә, Русиядә белгечләрнең ислам турында фикеренең ничек барлыкка килүе, мөселман җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәттәшлеге, җәмәгать аралашуында мөселман сәхифәләренең урыны турында сөйләшү көтелә.

Семинарда Швециядән доктор Грег Симонсның чыгышы көтелә.
XS
SM
MD
LG