Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Дәүләткә хыянәт" турындагы канун гамәлгә керде


Русиянең Дәүләт думасы 23 октябрьдә үзгәрешләр кертеп кабул иткән "Дәүләткә хыянәт" турындагы канун бүген гамәлгә керде.

"Хыянәт" төшенчәсе киңәйтелде: халыкара яки чит ил оешмасына финанс, матди-техник ярдәм күрсәтү, киңәш бирү яисә башкача булышу "дәүләткә хыянәт" дип саналачак. Яңа канун нигезендә Русия дәүләтенең иминлеге, конституцион төзелеше, территориаль һәм дәүләт бөтенлегенә зыян салган һәртөрле эшчәнлек җинаять саналачак.

Җинаять өчен 200-500 мең сум штраф яки гаепләнүченең 1-3 еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата җәза каралган. Яшерен мәгълүматны алу вакытында көч, махсус техника кулланылган яки бу эшкә берничә кеше катнашкан булса, андыйларны 3-8 ел төрмә җәзасы көтә.
XS
SM
MD
LG