Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил белән Газзә арасында һөҗүмнәр дәвам итә


Израил Газзәдәге җир өсте чараларына әзер, әмма хәрби низагны дипломатик җайлауга өстенлек бирә. Бу хакта Рейтер агентлыгына Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуга якын чыганак белдергән.

Низагны җайга салу тырышлылкарында БМО генераль секретаре Пан Ги Мун һәм Мисыр җитәкчелеге вәкилләре катнаша.

Израил белән Газзә арасындагы атышлар инде алты көн бара. Анда барлыгы 80ннән артык фәләстинле һәм ким дигән өч Израил кешесе һәлак булганы әйтелә.
XS
SM
MD
LG