Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы шартлау сәбәпләре тикшерелә


Бүген Казанның Сара Садыйкова урамындагы 47нче йорт ишегалдында шартлауда 1973 елгы Альфред Шәрәфетдинов һәлак була. Ир кеше шартлаткычны үзе гамәлгә китерә. Баштарак аны террор белән бәйләсәләр дә, соңрык ир кеше хатыны белән әрләшкәннән соң, аңа уч итеп шартлаткыч кулланганы хәбәр ителде. Бу хакта Азатлыкка Татарстан эчке эшләр министрлыгында белдерделәр.

Шәрәфетдинов инде элек “Канунсыз корал саклау һәм куллану” өчен 2006 елны һәм “Сәламәтлеккә зур зыян салу” өчен 2009 елны хөкем ителгән булган. Шулай ук аның Казанның җинаятьчел төркеменә бәйле булуы әйтелә. Хәзерге вакытта ФСБ, хокук саклау оешмалары шартлау булган урында тикшерү эшләре алып бара.
XS
SM
MD
LG