Accessibility links

Хокук яклаучылар Копейски колониясендәге чуалышларга игътибар итәргә чакыра


Хокук яклаучылар Русиянең хөкем карарларын гамәлгә ашыру федераль хезмәте җитәкчелеген Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәренең алтынчы санлы колониясендәге хәлләргә тыкшынырга чакыра.

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев әйтүенчә, колониядәге чуалышлар колония идарәсенең артык кырыслыгы, тоткыннар хокукларын бозылуы һәм аларның тикшерелмәве белән бәйле булырга мөмкин.

Пономарев Азатлык радиосына 2008 елда Копейски колониясендә кыйнаулардан дүрт кеше үлгән иде, шуннан соң колония җитәкчелеге алыштырылды, әмма, күрәсең, көч куллану мәсьәләсе әлегә чишелмәгән, дип белдерде.

Тоткыннар җәзалау изоляторыннан берничә тоткынның чыгарылуын таләп итә. Төрле чыганаклар белдерүенчә, колониядәге протест чараларында меңьярымлап кеше катнаша.

Чиләбе өлкәсенең кеше хокуклары вәкиле Алексей Севастьянов протест белдерүче тоткыннар һәм аларның туганнары белән очрашулардан соң канун бозуларга каршы шикаятьләрне тикшерергә кирәк диде.
XS
SM
MD
LG