Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскиның "Алтын туп" татар футбол такымы тагын беренче


"Алтын туп" татар футбол такымы
"Алтын туп" татар футбол такымы

Томски өлкәсенең “Алтын туп” футбол татар милли такымы өлкәдәге милли такымнар арасындагы беренчелектә җиңү яулады.

Татар егетләре өлкәдә яшәүче төрле милләтләрне вәкиллек итүче 21 такым белән ярышты. Узган ял көннәрендә финалда “Алтын туп” хакас милли такымы белән очрашты һәм аны 2:0 исәбе белән җиңде.

Турнирны Томски өлкәсе футбол федерациясе һәм өлкә хакимиятенең яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура департаменты оештырды.

​2012 ел “Алтын туп” татар такымына гел җиңүләр генә алып килде. Мәсәлән, бу елның мартында узган милләтләр арасындагы мини-футбол беренчелегендә дә татар такымы җиңеп чыккан иде. 25 ноябрьдә Томски өлкәсе кубогын алып, “Алтын туп” үзенең чемпион исемен аклады, икенче тапкыр җиңде.

“Алтын туп” футбол такымын оештырган Искәндәр Әхмәдов әйтүенчә, үз җиңүләрен татарлар бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 125 еллыгына, галим Лев Гумилевның 100 еллыгына һәм Казанда декабрь башында узачак чираттагы Бөтендөнья татар Конгрессына багышлый.

Томскиның Татар һәм хакас футбол такымнары бергә
Томскиның Татар һәм хакас футбол такымнары бергә
XS
SM
MD
LG