Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда бер гаиләгә тигән үтерүләр чылбыры


Хадиҗат Насибова
Хадиҗат Насибова

Дагыстандагы үтерүләр дулкыны күп гаиләләргә кагылган. Әмма Хадиҗат Насибова гаиләсендә инде бер ир-ат та калмаган.

Август ахырында 54 яшьлек Хадижат Насибова үзенең авылы Кироваулдан ире, кызы һәм сеңелесе белән Дагыстан башкаласы Махачкалага, улы атып үтерелгән бер туганының кайгысын уртаклашырга юнәлә.

Авылдан чыгу белән аларның машинасын битлек белән йөзләрен каплаган кешеләр туктата. Хадиҗатның ирен, 58 яшьлек Саидахмедны машинадан тартып чыгарып берни әйтмичә шунда ук атып үтерәләр.

"Каны бөтен җиргә чәчрәде. Минем кулга эләккәндә инде сөйләшә алмый иде. Авызы гына бераз кыймылдый иде. Каны гәүдәсе астына күлләвек булып җыелды. Ирем беренче ике атудан соң ук егылгач, автоматларындагы бөтен пуляларны аңа атып бетерделәр. Мин иремнең башын теземә куеп дога укый башладым. Иремә атканнарның берсе минем янга басып битлегендәге тишек аша миңа карап торды", ди Хадижат.

Шуннан соң үтерүчеләр берни әйтмичә машиналарына утырып китеп бара.

Бу Хадижат Насибова гаиләсендә соңгы арадагы үтерүләрнең берсе генә була. Соңгы ике елда Хадижатның инде алты туганы үтерелгән. 2010 елның июлендә аның 21 яшьлек улын һәм туганнан туганын атып үтерәләр. Иренең үлеменнән соң берничә ай эчендә тагын икетуганнан туганы һәм бер икетуганы да атып үтерелә.

Бәйсез хокук яклау оешмалары исәпләвенчә, бу елда гына да хакимият репрессияләре, мәзһәбара һәм башка бәрелешләр нәтиҗәсендә Дагыстанда 18-40 яшьлек 800-ләп ир-ат үтерелгән.

Дагыстандагы сөнни тарихчы Магомед Нугаев бу бетмәс-төкәнмәс үтерүләр чылбырының тамыры Дагыстандагы рәсми суфый мәзһәбе белән Советлар Берлеге җимерелгәннән соң гарәп илләреннән үтеп кергән сәләфилек арасындагы каршылыкларга бәйле дип аңлата. Сәләфиләрне экстремистлар дип атаучы Русия хакимияте аларга карата каты чаралар күреп килә.

Нугаев дәүләт сәләфиләргә каршы артык кырыс чаралар күрә һәм шуның белән, киресенчә, экстремистлар һәм гыйсъянчылар санын арттыра гына, ди.

Насибовлар гаиләсе сәләфилеккә күчкән. Хадижатның каенэнесе Абдулазим да Дагыстандагы кан коеш өчен хакимият гамәлләрен гаепли.

Кироваулның суфыйлар мәчете
Кироваулның суфыйлар мәчете
"Авылыбызда дингә бәйле бернинди каршылык юк. Суфыйлар үз мәчетләренә йөри, без үзебезнекенә. Минем абзыем һәм икетуганнарым бер мәчеткә йөри, мин башкасына. Әгәр без үзара килешә алмасак, сугыш булыр иде. Ул чакта урысларга монда килергә сәбәп чыгар иде. Әмма без бер-беребезне үтермибез", ди Абдулазим.

Хадижатның ире сәясәткә дә, мәзһәбара каршылыкларга да катышмаган. Күмәк хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләгән Саидахмет үзендә яман шеш авыруы табылганнан соң пенсиягә чыга. Әмма 2010 елның июлендә ул 21 яшьлек улы Магомедның үтерелүен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткәннән соң хакимиятләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә.

Магомед өметле спортчы, Русиянең самбо чемпионы була. Анасы Хадиҗат улы үтерелгән төнне һич исеннән чыгара алмый.

Магомед Насибовка һәм аның туганына атылган пулялар Насибовлар капкасына да тигән
Магомед Насибовка һәм аның туганына атылган пулялар Насибовлар капкасына да тигән
"Мин Махачкалага күченеп киткән улымның авылга кайтуын көтә идем. Бу аның иртәгә самбо ярышына китәсе көне иде. Махачкалада укыганда ул Мәскәүдәге, Киевтагы һәм башка шәһәрләрдәге ярышларда да җиңде. Аның спорттагы киләчәге зур иде. Әмма ул төндә йортым янында көтмәгәндә атыш булды. Мин тышка йөгереп чыкканда ул инде туктаган иде. Мин улымны һәм туганнан туганымны машинада башлары асылынып төшкән хәлдә күрдем", ди Хадиҗат.

Шаһитләр әйтүенчә, аларга узып баручы хәрби машинадан битлекле кешеләр аткан. Магомедның тәнендә 153 пуля, аның икетуганы, Хадиҗатның туганнан туганы тәнендә 76 пуля табылган.

Соңрак җирле матбугат рәсмиләрнең алар ялгыш үтерелгән дип белдерүен язып чыга. Беркем кулга да алынмый, гаепләү дә белдерелми.

Хадиҗатның ире Саидахмет бу үтерүне тикшерүне таләп итеп гариза язгач тикшерүчеләр аны берничә мәртәбә сорау алуга чакыра. Аңа гаризасын кире алуны таләп итеп янаулар да була. Полиция аларның йортын берничә мәртәбә килеп тенти.

Туганнары Саидахметның үлеме шушы хәлләргә бәйле дип исәпли.

Хадиҗат Насибова туганнарының кабере
Хадиҗат Насибова туганнарының кабере
Кироваулда Саидахмет кабере янында гына Абдулазимның өч улының һәм Магомедның каберләре калкып тора. Абдулазимның ике улы тагын ике туганы белән туйга барганда атып үтерелә. Бу хәл Саидахметның үтерелүенә бер ай да тулмастан була.

Юл буенда аларның яндырылган машинасы һәм дүрт мәет табыла. Абдулазим үзенең улларын алар башка туганнарының үтерелүе өчен үч алмасын дип иминлек көчләре үтергән дигән фикердә.

Әмма Насибовлар гаиләсендә үтерүләр моның белән генә чикләнми. Күп тә үтми Хадиҗатның туганнан туганы, 30 яшьлек Магомед Хайдаров атып үтерелә. Магомед үз атасының йортында хатыны һәм биш баласы белән утырганда билгесез бер кеше аны тәрәзә аша атып үтерә.

Әле берничә атна элек кенә Хадиҗат Назибованың өенә дистәләрчә полиция хезмәткәре килеп тагын тентү үткәреп киткән.

"Һәммә нәрсәнең астын-өскә китерделәр, берни дә таба алмый киттеләр. Бездән нәрсә телиләрдер. Хәлсез ялгыз хатын нәрсә эшли алсын инде?" ди Хадиҗат.

Абдулазим әйтүенчә, ул тентү вакытында аны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

"Хадиҗатның йортын чолгап алгач алар мине полиция бүлегенә алып китте һәм бер гыйсъянчыны машинага утыртып аның йортына алып килүемне күрүләрен әйтте. Шуннан соң алар ниндидер торба, тимер чыбыклар һәм шешә алып килделәр. Мине азаплау белән куркыту өчен өстәлгә сөякләр һәм тагын нәрсәдер куйдылар. Мин аларга инде карт булуымны, азаплаулардан курыкмавымны әйттем. "Кулымдагы богауны салдырыгыз һәм мин сезгә курыкмавымны күрсәтермен", дип әйттем", ди Абдулазим.

Хадиҗат инде биш кызы белән генә калган. Хәзер аның өендә хакимияттән үтерүләрне тикшерүне һәм гаделлек таләп итәрлек бер генә ир-ат та калмаган. Ул инде берни дә таләп итми, бары үзләренә кагылмауны гына сорый. Ул хәтта кеше хокукларын яклаучылар белән дә сөйләшми, хәзер һәммә нәрсә Аллаһ кулында, ди.
XS
SM
MD
LG