Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан диния нәзарәте 95 еллыгын билгели


Быел Башкортстан диния нәзарәте төзелүенең 95 еллыгын, яңадан ачылуының 20 еллыгын билгели.

Дүшәмбе, 19 декабрь көнне Уфада бу уңайдан үтәчәк матбугат очрашуында нәзарәт рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Башкортстан президенты каршындагы динаара мөнәсәбәтләрне багучы шура рәисе Вячеслав Пятков, дини идарәнең президиумы әгъзаләре, мәдрәсә мөдире, республиканың имам-мөхтәсибләре катнашачак.

Бүгенге көнне Башкортстанда ике диния нәзарәте бар. Мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм Башкортстан диния нәзарәте рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге икенче мөфтият. Апрель аенда Чишмә районында узган мөселманнар җыенында тагын бер диния нәзарәте төзергә килешенгән иде.
XS
SM
MD
LG