Accessibility links

Обама “Магнитский исемлеген” имзалады


АКШ президенты Барак Обама Конгрессның ике пулаты тарафыннан да кабул ителгән “Магнитский исемлеген” имзалады. Бу документ Hermitage Capital юристы Сергей Магнитский үлеменә катнашы булган Русия түрәләренә виза һәм финанс чикләүләр кертүне истә тота. Әлеге исемлектә Татарстаннан да берничә кеше бар – Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүчесе Олег Уржумцев, Казанның Вахитов районы хөкемдары Руфинә Газизова һәм Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе хөкемдарлары Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов.

Элегрәк Русия дәүләт думасы АКШның кайбер вәкилләренә карата чикләүләр кертү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Ул АКШта русиялеләргә карата кеше хокукларын бозучыларга Русиягә керүне һәм милек белән бәйле эшләрне чикләүне күздә тота.
XS
SM
MD
LG