Accessibility links

Федерация Шурасы «Магнитский исемлегенә» каршы канун өлгесен хуплады


Федерация Шурасы Америка ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю турындагы канун өлгесен кабул итте.

Тавш бирүгә нәтиҗә ясап, спикер Валентина Матвиенко анда 162 сенаторның 143 катнашуын әйтте. Русиядәге кеше хокуклары өчен җаваплы Владимир Лукин «Магнитский исемлегенә» каршы канун өлгесен начар эшләнелгән дип атады. Ул президент Владимир Путин аңа экспертиза үткәрү өчен юристларга бирер дигән өметен белдерде.

Иртән Федерация Шурасы бинасы каршында бу канун өлгесен яклаучылар һәм каршы булучылар ялгыз пикет уздырды. Аларның берничәсе тоткарланды.
XS
SM
MD
LG