Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чуйкова урамында фатир алырга теләп алданучылар урам җыенына чыкты


Бүген Казанның Чуйкова урамындагы 500 фатирлы 62нче йортта фатир алырга теләп алданучылар хөкүмәт йорты каршына җыелды. Бизнес Online хәбәр итүенчә, 20ләп кеше “Чуйкова62 – әзер йорт сукбайлары”, “500 гаиләнең тормышы бер имзага бәйле”, “Башкарма комитет – имзала” дигән шигарьләр тотып тора иде.

Анда катнашучылар йортның әзер булуы, әмма төзүче “ЗИС” ширкәте белән шәһәр башкарма комитеты арасындагы низаг сәбәпле, аның тапшырылмавын әйткән. Килешү нигезендә, төзүче ширкәт торак мәйданның 15%ын шәһәргә бирергә вәгъдә иткән булган, ләкин проект бәясе артуы сәбәпле, ширкәт килешү шартын үти алмавын әйткән.

Казан башкарма комитетында белдерүләренчә, төзүче ширкәт үзенә бүленгән җир биләмәсеннән чыгып киткән.
XS
SM
MD
LG