Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда эчемлекләр сатучы урам киоскларын тикшерү башлана


2008 елда "Аек Бурятия" җәмгыяте Уфада алкоголь рекламасына каршы җыен оештырды
2008 елда "Аек Бурятия" җәмгыяте Уфада алкоголь рекламасына каршы җыен оештырды
Чаллы шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиев урамда эчемлекләр сатучы киоскларны иртән, көндез һәм төнге сәгатьләрдә тикшереп торырга кушты.

"Без 10 гыйнварны көтмичә исерткеч эчемлекләрне сату контролен җайларга тиеш. Киоск һәм урам павильоннарында алкоголь рекламасы тыелган. Шулай ук сыра салу җайланмалары киосклардан алынырга тиеш", диелгән шәһәр башлыгы белдерүендә.

Русиядә 1 гыйнвардан кергән бу яңа тәртипне үтәмәгәннәргә өч мең сум штраф яный, аларның сатуда булган барлык эчемлекләре алыначак. Зур кибетләрдә кичке 10нан соң исерткеч эчемлек сату өчен өч мең сум штраф каралган. Кибет бу тәртипне кабат бозса, дүрт мең штраф түләргә тиеш булачак.

2011 елда кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2013 елның 1 гыйнварыннан сыра исерткеч эчемлекләр исемлегенә кертелде. Кичке 10ннан иртәнге 10га кадәр алкоголь сату тыела. Бу ресторан һәм кафеларга кагылмый.
XS
SM
MD
LG